Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада ел саен авыл хезмәтчәннәре, игенчеләр өчен концертлар куя. Быел да искәрмә түгел. Фәнүзә Айдагулова җитәкчелегендә район үзешчәннәре коллективы Кызылъяр авылының ындыр табагында концерт оештырдылар.
4 августта Әлмәт шәһәрендә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында “Сандугач сайрар илем-2018” балалар иҗаты төбәк фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.
Баулының түбәнге өлешендә “Татарстан Республикасында җәмәгать урыннарын үстерү” программасы кысаларында сквер төзү эше тулы көченә бара.
8-нче август көнне, Гаилә белән уку китапханәсе, шагыйрь Роберт Миңнуллинга - 70 яшь тулуга багышланган “Син тылсымлы дөнья бугай…” дип аталган әдәби сәгать уткәрде.
6 - нчы август көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә талантлы балалар шагыйре Р. Миңнуллинга багышланган шигырь бәйрәме уздырылды. «Шигырь ул – тылсым» дип исемләнгән чарага башлангыч сыйныф укучылары килделәр.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсе күрше Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылына мәдәни сәяхәт кылды. Ул үзенчәлекле һәм кунакчыл авылда аларны ничек каршы алулары хакында “Хезмәткә дан” газетасына оешманың җитәкчесе Румия Шәфикова сөйләп узды.
1 – нче август көнне, Шалты авыл китапханәсендә шагыйрь Роберт Миңнуллинга - 70 яшь тулуга багышланган « Алма бабай алмасы» дип аталган шигырь бәйрәме үткәрелде.
Июль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 44 сабый теркәлде: 20-малай һәм 24 кыз.
Шәһәрнең күп фатирлы йорт ишегалларының барысында да балалар өчен уен яки спорт мәданчыклары бар. Район буенча – 87. Соңгы елларда байтак кына яңа мәйданчыклар куелды. Шулай ук искеләре яңартылды яки өстәмә яңа уен элементлары белән тулыландырылды.
Баулы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала теркәлде. 2017 елның 200 нче баласы 4 октябрь аенда гына теркәлгән иде. Ул Александр һәм Елена Кузьминнар гаиләсендә туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Алиса дигән исем бирделәр. Алиса гаиләдә алтынчы бала булып туды.