Баулы ГХАТ бүлегендә 200- нче бала теркәлде

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Баулы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала теркәлде. 2017 елның 200 нче баласы 4 октябрь аенда гына теркәлгән иде. Ул Александр   һәм  Елена Кузьминнар гаиләсендә туган кыз бала  булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Алиса  дигән исем бирделәр. Алиса гаиләдә алтынчы бала булып туды.

Шул ук көнне  ГХАТ бүлегендә  Динар һәм Ләйсән Кагировларның икенче булып туган уллары Алихан, Темур һәм Регина Исмаиловларның беренче кызлары Диана, Ренат һәм Зәлия Фәтхуллиннарның беренче уллары Тамерлан теркәлде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International