4 августта Әлмәт шәһәрендә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында “Сандугач сайрар илем-2018” балалар иҗаты төбәк фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды.
Концертта Баулы шәһәренең “Даринки” вокаль ансамбле дә катнашты. Җитәкчесе – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рифкат Вәлиев.