Беренче Май тукталышы – Аграр колледж (1029нчы УСК) маршрута буенча сайлау участогына кадәр автобус оештырылды
Нефтепровод - 1нче мәктәп (1036нчы участок) маршруты буенча сайлау участогына кадәр автобус оештырылды.
"Наше время - Безнең заман" VII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризаны 25 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Быел югары уку йортлары абитуриентлары арасында медицина, икътисад, ММЧ һәм халыкара мөнәсәбәтләр иң популяр юнәлешләр булды. Бу белгечлекләргә конкурс бер урынга 14 кеше тәшкил итте.
Дүшәмбе көнне, 9 сентябрьдә, Шарай авылында, электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару сәбәпле, электр энергиясен өзү планлаштырыла.
Бу атнада Баулы районында «Социаль такси» эшли башлады. Авылда яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләрне махсус «Лада Куб» машинасы медицина учреждениеләренә илтә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый!
Йорт билгеләнешен үзгәртү мөмкинлеге турындагы карарны йорт чикләрендә урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан.
5 сентябрь көнне “Экстремизмга - Юк!" декадасы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге полиция участок уполномоченные Альберт Хәбипов үзәк китапханәдә, толерант мөнәсәбәтләр тәрбияләү максатыннан, Баулы аграр көллиятенең беренче курс студентлары алдында чыгыш ясады.