ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Татарстанның Баулы районында бизнес-омбудсмен вәкиле итеп Радмир Минигалин билгеләнде.

Ана капиталыннан гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә айлык түләүләрне билгеләү 2021 елның 1 мартына кадәр озынайтыла. Бу хакта Россия пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

АПКны техник модернизацияләү буенча дәүләт ярдәменең төп механизмнарыннан берсе - ташламалы лизинг, ул аграрийларга иң уңай шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә. 


3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россиядә Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә. Мемориал Россиядә яки чит илдә сугыш кырында һәлак булган совет һәм Россия солдатлары истәлегенә куелган.

Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында «Халык контроле» нә хәбәр итүчеләр бүләк алырга мөмкин.

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәгән һәм хезмәткәрләргә «соры» хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга, аларга карата йогынты ясау чараларын күрергә мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүченчә, 4 декабрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә багышлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International