Баулы эшмәкәрләренең үз яклаучылары барлыкка килде

2020 елның 4 декабре, җомга

Татарстанның Баулы районында бизнес-омбудсмен вәкиле итеп Радмир Минигалин билгеләнде.

Казанда Татарстан бизнес-омбудсмены вәкилләренә таныклыклар һәм күкрәк билгеләре тапшырдылар. Аларга шикаятьләр кабул итү һәм үз районнарындагы эшкуарларның проблемаларын хәл итү бурычы йөкләнгән. Моның өчен алар махсус укыту узганнар.

Район башкарма комитетының икътисад бүлеге мәгълүматы буенча, Баулы районында эшкуарларның хокукларын яклаучы Радмир Минигалин булачак. Ул Бөгелмәдә туып-үскән, Баулы он тарту комбинаты директоры булып эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International