Бүген Кырымның Россия белән кушылуы көнендә Баулы районы ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган 4 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.
19 март көнне Татарстанда бозлавык, томан көтелә.
Татарстанда иминиятләштерүче затлар өчен яңа сервис эшли башлады. Аның ярдәмендә Пенсия фондының техник ярдәм хезмәтенә дистанцион форматта мөрәҗәгать итәргә, Пенсия фондына электрон документ әйләнеше аша тапшырыла торган персонификацияләнгән исәп отчетын бирүгә кагылышлы сорауларга җавап алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Бүген, 18 мартта, Баулының “Бәләкәч” балалар бакчасында “Татар кызчыгы-2021” район конкурсы узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы бүлеге, “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы һәм Баулы районы мәгариф бүлеге оештырды.
Тискәре метеорологик күренешләр фаразланмый.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районнарның зоонәсел хезмәтләре белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар-февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар.
18 мартта 12.05 сәгатьтә «Эхо Москвы в Казани» радиосында турыдан-туры эфир узачак, анда Татарстан Росреестры эксперты Александр Абдуллина һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды вәкиле Михаил Унтура безнең төбәктә кече һәм урта бизнесны үстерү өчен нинди чаралар күрелүен сөйләячәк.
Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә мәгълүмат бирү максатларында 2021 елның 18 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» Бөтенроссия бердәм көне узачак.
2021 елның 7 апреленә кадәр «Россия яшьләре» АИСта яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә.