Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә мәгълүмат бирү максатларында 2021 елның 18 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» Бөтенроссия бердәм көне узачак.
Татарстан Республикасында яңа коронавируслы инфекция таралуны булдырмау максатларында “Ачык ишекләр” Бердәм көнендә эшмәкәрләрне кабул итү 8 (85569) 5-63-63, 5-63-62 телефон номерлары буенча алдан язылу буенча үткәреләчәк (2021 елның 15 мартыннан 2021 елның 17 мартына кадәр 10.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес - 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр) .
Консультациягә язылган эшмәкәрләргә Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә булганда индивидуаль саклану чараларын кулланырга кирәк.