Баулыда иң сәләтле татар кызчыгын сайладылар

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 18 мартта, Баулының “Бәләкәч” балалар бакчасында “Татар кызчыгы-2021” район конкурсы узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Баулы бүлеге, “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы һәм Баулы районы мәгариф бүлеге оештырды.

Конкурста 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге 11 кыз катнашты. Алар туган телдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, сәхнә күренешләрендә катнаштылар. Жюри бәйгечеләрнең сөйләме чисталыгын, сәхнәдә үз-үзләрен тотышын, чыгышларының эчтәлеген бәяләде.

Нәтиҗәдә җиңүче дип “Виктория” балалар бакчасыннан Айгөл Рәшитова танылды (җитәкчеләре Сиринә Шәйхуллина һәм Эльвира Хөсәенова). Аңа милли баш киеме – Калфак һәм сувенир бүләк ителде.

Калган катнашучылар төрле номинациялдәрдә билгеләп үтелделәр. Алар да, бәйге истәлеге итеп, “Татар кызчыгы” язуы төшерелгән сувенирлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International