Үткәрү урыны: Җиңү паркы, "Баулынефть" идарәсе янында.
2022 елның 20 июлендә Васькино-Туйралы авыл мәдәният йорты «Аҗаган» хәрби-патриотик спорт уены уздырды.
Баулы районының Александровка авылында мини-футбол буенча "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы һәм "Динамо" Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан төнге лига" турниры уза.
19 июльдә район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары алдында атналык аппарат киңәшмәсендә өстенлекле бурычлар куелды.
Яңа Чүте авылында да Зур чишмә дип аталган борынгы чишмәләрнең берсендә масштаблы ремонт эшләре бара.
22 июльдә шәһәрнең үзәк мәйданында "Нескучный двор" ишегалды лагерен ачу тантанасы булачак.
Ял итүчеләр көче белән әзерләнгән концерт 10:00 башланачак.
«Саулык» Чаллы савыктыру комплексында һәрберсе 500 бала сыйдыра торган «Геройлар иле» хәрби-тарихи лагереның ике сменасы узачак.
Татарстан Республикасы оешу көнен, Баулы шәһәренең 25 еллыгын, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү алдыннан Баулы шәһәре территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча конкурс игълан ителде. Конкурс 7 номинация буенча уздырыла.
20 июль көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил (15-20 м/с ка кадәр) көтелә.
18 июль көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы һәм көчле җил (15-20 м/с ка кадәр) көтелә.