Яңа Чүте авылында чишмә төзекләндерелә

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Зур чишмәне төзекләндерүнең төп өлеше нефть кампаниясе гранты хисабына башкарыла. Район бюджетыннан да ярдәм итәләр.

Программаны гамәлгә ашыру барышында янәшәдәге территорияне яшелләндерү, парковка киңлекләрен төзекләндерү, коймалар урнаштыру, тышкы яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру эшләре башкарылачак.

Хәзерге вакытта каптажны реконструкцияләү, брусчатканы салу, шулай ук гамәлдәге баскычны ремонтлау эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International