Баулыларны шәһәр территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча конкурста катнашырга чакыралар

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы оешу көнен, Баулы шәһәренең 25 еллыгын, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү алдыннан Баулы шәһәре территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча конкурс игълан ителде. Конкурс 7 номинация буенча уздырыла.

✅ Якын-тирәдәге территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы предприятие, оешма, учреждение;
✅ Якын-тирә территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы сәүдә ноктасы;
✅ Шәхси һәм күпфатирлы йорт янындагы территорияне карап тоту;
✅ Шәһәрне төзекләндерүдә актив катнашкан иң яхшы предприятие, оешма, учреждение һәм шәхси эшмәкәр;
✅ Йорт буенча иң яхшы өлкән;
✅ Территориаль иҗтимагый үзидарәнең иң яхшы җитәкчесе;
✅ Гомуми белем бирү учреждениеләрен һәм мәктәпләрне иң яхшы төзекләндерү.

📝 Конкурста катнашу өчен 20 августка кадәр түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
- ирекле форма гаризасын;
- территорияне төзекләндерү буенча башкарылган эш турында белешмә (бары тик предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар өчен генә).
Документлар «Баулы шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитетында: Баулы шәһәре, Җиңү мәйданы, 4 адресы буенча кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International