Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
29 майда көндез һәм кичен Татарстан Республикасының төньяк һәм көнчыгыш районнарында көчле җил, яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал.
Баулыда авыл халкының эшлекле активлыгын һәм хуҗалык итүнең кече формаларын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
«Нәфис» хәйрия фонды «Каравон» Бөтенроссия рус фольклоры фестивален оештыруга 2 миллион сум акча җибәргән. Бәйрәм Русское Никольское авылында узды һәм дистәләгән мең кунакны җыйды.
28 майда төнлә Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында урыны белән кырау төшүе ихтимал. Һава температурасы 0..-2 градус.
27,28 майларда төнлә -2 градуска кадәр салкын булуы көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
-25 майда кичен, 26 майда төнлә һәм көндез секундына 15-18 метр тизлектз искән көчле җил;
-иртән һәм көндез яшенле яңгыр.
25 майда көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлектә искән көчле җил көтелә.
Россия Федерациясе юстиция Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе хәбәр итә: түләүсез юридик ярдәм - сезнең законлы хокукыгыз.
24 майда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә кырау төшүе көтелә. Һава температурасы 0..-5 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.