Анастасия Никитовна Татарстанның Лениногорск районы Чертанлы авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмәдә төзелештә эшли. Аннары котельня операторы булырга курслар уза. Бөгелмәдә, Лениногроскида оператор булып эшли. Кияүгә чыгып, Баулыга күчкәч, ЛПДСта эшли башлый. Ветеранның хезмәт стажы 40 елга якын.
Анастасия Никитовна ире Валентин белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер ул 16 онык һәм оныкчыкның әбисе.
Хезмәт ветераны гомере буе кул эшләре белән шөгыльләнгән. Ул хәзер дә кул кушырып утырмый, әлегә кадәр бәйли, алмаз мозаикасы белән мавыга, күптән түгел генә кашпо үрү белән дә шөгыльләнә башлаган.