Безнең районда әлегә ОРВИ буенча тотрыклылык саклана.
Гигиена һәм эпидемиология үзәге мәгълүматлары буенча, сентябрьнең беренче атнасында кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручы 78 кеше теркәлгән, икенче атнада – нибары 29. Авыручыларның күпчелеген 14 яшькә кадәрге балалар тәшкил итә.