– Бу медпункт бик кирәк иде безгә. Авыл кешеләре турында кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен бик зур рәхмәт җитәкчеләребезгә, – диде ул.
Котлаулар тәмамланганнан соң, традицион ал тасма да киселде. Бәйрәмдә катнашучы бар халык, чиратка тезелеп, бина эчен карап чыктылар. Авыл кешеләренең йөзендә шатлык һәм соклану иде.
Балалар дигәннән, 31 йортлы Шәмәйдә быел өч сабый туган, тагын бер яшь балалы гаилә, йорт сатып алып, күченеп килгән. Шулай итеп яңа медпункт ачылган ел Шәмәй тарихы өчен демографик үсеш елы да әле.