ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2024 ел
җомга

Баулы шәһәр прокуратурасы гражданнарны ялган машина йөртү таныклыгын кулланган өчен җинаять җаваплылыгы турында кисәтә.


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2 августта Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгырлар, яңгыр вакытында кыска вакытлы көчәючән җил.


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Татарстан Республикасының Дәүләт заказы агентлыгы (ТР ДЗА) Татарстан Республикасының Республика Маркетинг үзәгендә сатып алулар процессын оптимальләштерү һәм компаниянең чыгымнарын киметү, сатып алулар процессының нәтиҗәлелегенә ирешү һәм сыйфатын яхшырту өчен аутсорсингта сатып алуларның мобиль бүлеген кертте.


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе:

2024 елның 30 июлендә 22 сәгатьтән 31 июлендә 21 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә актив атмосфера фронтлары үткәндә урыны белән яшенле яңгырлар, җилнең секундына 15-20-24 метр тизлеккә көчәюе,көчле яңгырлар, локаль рәвештә боз явуы көтелә.

Контракт буенча хәрби хезмәт.


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр,  алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта,  картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.

2024 елның беренче яртыеллыгында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесына 17 000нән артык түләүсез хезмәт күрсәтелде. Алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.

30 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, яңгыр вакытында секундына 15-17 метр тизлектә искән җил;

- көндез көчле яңгыр. 

Ел башыннан Татарстанның 32 мең медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге медицина хезмәткәрләренә 1,7 млрд.сумнан артык күләмдә 138,5 мең түләү билгеләде һәм күчерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International