Россия Эчке эшләр Министрлыгының Баулы районы буенча полиция бүлеге эшкә чакыра

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Россия Эчке эшләр Министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге сәламәтлеге буенча яраклы, 18 яшьтән алып 55 яшькә кадәрге, тулы урта (11 сыйныф) белеме булган Россия Федерациясе гражданнарын түбәндәге вазыйфаларга полициягә хезмәт итәргә чакыра:

- Вакытлыча тоту изоляторына полиция водителе (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5);

- Полициянең участок вәкаләтлесе;

- Дознаватель;

- Следователь;

-Оперуполномоченный ОУР,

- Вакытлыча тоту изоляторы начальнигы;

- Программист;

- Юл хәрәкәте кагыйдәләренең өлкән дәүләт инспекторы;

- Вакытлыча тоту изоляторы полиция хезмәткәрләре (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5);

- Дежур бүлеккә оператив дежур;

- Оператив дежур ярдәмчесе;

-Эксперт;

- Кинолог;

- Административ законнарны үтәү төркеменең өлкән инспекторы;

- Өлкән участок хезмәткәре

- Хезмәт күрсәтү төркеменең (тикшерү-оператив төркемнең) полиция хезмәткәре (йөртүчесе);

- УУП һәм ПДН бүлеге начальнигы; 

- икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш төркеменең өлкән оперуполномоченные;

- Полиция кинологы (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5);

Полиция хезмәткәре түбәндәге ташламалардан файдалана ала: лаеклы хезмәт хакы, хезмәт иткән өчен тиешле елларны (кораллы көчләрдә хезмәтен исәпкә алып) иртәрәк алу (20 ел), гомер һәм сәламәтлекне тулысынча иминиятләштерү, түләүсез медицина хезмәте күрсәтү һәм дәвалау, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә чираттан тыш бушлай урыннар белән тәэмин итү, Россия Эчке эшләр Министрлыгының югары уку йортларында түләүсез уку.

Белешмәләр өчен телефон: (85569) 5-13-02, +7(927) 040-56-44

Баулы шәһәре, Сәйдәшев урамы, 10-нчы санлы йорт, 209-нчы кабинет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International