Кичә Баулы районының мәгариф ветераннарына Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырдылар.
Салих авыл җирлегенең башлыгы Гәлләметдинов Заһит Сәетгалиевич Бөек Ватан сугышы ветеранына Мөхәмәтшәриф Гәрипович Гәриповка һәм аның тормыш иптәшенә – тыл хезмәтчесенә Зәйтүнә Сәйфуловнага юбилей медальләрен, азык-төлек җыелмасын тапшырды.
Икеайлык 1 апрельдән 1 июньга кадәр сузылачак. Аның кысаларында территорияләрдән чүп-чарны җыю, урамнарны юу, елганы чистарту, чишмәләрне һәм балалар өчен җайланган мәйданчыкларны төзекләндерү, агач утырту эшләре планлаштырылган.
Баулының ЛПДС оешмасы ветераннарга Җиңүнең 70 еллыгына багышлап юбилей медальләрен тапшыруын оештырдылар.
Әлегә кадәр районның миграция хезмәте 27нче микрорайонда полиция бинасында урнашкан иде, ә кичә ул Пионер урамы 19нчы йортының беренче катына күчте. Бу бинада үткән елның азагыннан бирле республика казначейлыгы һәм “Водоканал” оешмасы эшли инде.
Үткән атнада ашыгыч, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бригадасы чакыру буенча 220 тапкыр чыктылар, шуның 214 очрагында ярдәм күрсәтелгән.
Россиянең Күмәртәле һәм азык-төлек базарлары берләшмәсе 15-17 апрель көннәрендә Мәскәү шәһәрендә “ Макроикътисади стабильсезлек шартларында Россиянең азык-төлек базары: проблемалар, мәсьәләләр һәм үсеш юнәлешләре” темасына Бөтенроссия конференциясен үткәрә.
Баулы төркемен Гәлиева Эльза, Вәлиев Ильяс, Гәлиуллина Диана, Хәмидуллин Роберт тәкъдим итте. Алар Республиканың шахмат буенча X спартакиадасының чемпион титулын алып кайттылар.
Баулы районында график буенча Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тантаналы рәвештә ала алмаган ветераннарга тапшыруы дәвам итә. Бүген медаль мәгариф ветеранына Охапкина Таисия Георгиевнага бирелде.