ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

Үз юбилеен Поповкада яшәүче Александр Алаев билгеләп үтте. Аны котлар өчен Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин килде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, республикада сабан чәчүе 1049,8 мең га мәйданда, ягъни фараздан 61 % башкарылган.
Талпаннар көчле вируслы авыруларны – талпан энцефалитын һәм талпан иксод боррелиозын (Лайм авыруын) таратучы булып торалар. Аларның активлык пигы нәкъ майга, июнь башына туры килә. Талпан энцефалиты белән авырып китү вакытында инкубацион чор яисә йоктыру мизгеленнән башлап беренче клиник билгеләр килеп чыгуга хәтле 7 тәүлектән башлап 30га кадәр (уртача 7–14 тәүлек) тәшкил итә. Талпан энцефалитының башлануы ешрак көчле булуы, температура 39–40 º С кадәр күтәрелү һәм дерелдәү килеп чыгу белән сыйфатлана. Яктыдан курку, күз алмасында, йоту вакытында тамакта авыртулар һәм тамакның кызаруы билгеләнергә мөмкин. Мускул авыртулары (муенда, җилкәләрдә, аяк-кулларда, күкрәк һәм арканың бил бүлекләрендә) борчыйлар.
Быел җәйге каникуллар чорында балаларның лагерьлардагы ялында яңа юнәлеш буларак робототехника буенча республика профильле сменасы оешачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте.
Агымдагы елның дүрт аенда Татарстанда яшәүчеләр "Табибка кабул ителүгә язылу" хезмәтеннән 1,7 млн тапкырдан артык файдаланган.

Бу елны әлеге бәйрәм 31 май көненә туры килә.

Мәктәпара уку комбинаты Ачык ишекләр көне үткәрә.

13 сентябрь көнне Татарстанда республика президенты сайлаулары һәм урынлы үзидарәгә депутатлар сайлавы узачак. Баулы районында  сайлаулар шәһәрдә һәм 13 авыл җирлекләрендә үтәчәк. Барлыгы 134 депутат сайланачак.

Май аенда Баулыда гадәттәгечә бер-ике пар гына никахларын теркәргә әзер – “Хезмәткә дан”.

Җиңү Көне алдыннан Баулы эзтабарлары чираттагы «Любань» регионара эзләү экспедициясендә катнаштылар. Чара Ленинград өлкәсенең Тосненский районында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International