Талпаннар көчле вируслы авыруларны – талпан энцефалитын һәм талпан иксод боррелиозын (Лайм авыруын) таратучы булып торалар. Аларның активлык пигы нәкъ майга, июнь башына туры килә.
Талпан энцефалиты белән авырып китү вакытында инкубацион чор яисә йоктыру мизгеленнән башлап беренче клиник билгеләр килеп чыгуга хәтле 7 тәүлектән башлап 30га кадәр (уртача 7–14 тәүлек) тәшкил итә. Талпан энцефалитының башлануы ешрак көчле булуы, температура 39–40 º С кадәр күтәрелү һәм дерелдәү килеп чыгу белән сыйфатлана. Яктыдан курку, күз алмасында, йоту вакытында тамакта авыртулар һәм тамакның кызаруы билгеләнергә мөмкин. Мускул авыртулары (муенда, җилкәләрдә, аяк-кулларда, күкрәк һәм арканың бил бүлекләрендә) борчыйлар.