Баулы районының Поповкада яшәүче аксакалга 90 яшь тулды

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Александр Алаев Дмитриевка авылында туган. Әтисе үлгәч, ул әнисе белән Ивановка авылына күчеп шунда үскән. Бөек Ватан сугышы вакытында Архангельск шәһәрендә заводта эшләгән. Анда аныд гаиләсе яллау белән күчеп киткән. 1947 елда туган якларга кайткан. Шул вакыттан бирле Поповкада яши. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән. Александр Алаев өч тапкыр өйләнгән һәм өч тапкыр да тол ир булып калган, ләкин үзен икенче хатынның ике баласы өчен әти дип санаган. Кызганычка каршы, алар да инде вафат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International