ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 1нче гыйнварыннан Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре пенсиягә 65 яшьтән чыгачаклар. Шул ук көннән пенсиягә чыгу вакыты Россиянең барлык түрәләре өчен күтәреләчәк.

21 октябрь көнне Кзыл-Яр авыл китапханәсендә Ф.Яруллин музее белән бергәлектә 1нче сыйныф укучылары өчен  “Ничек икмәк табынга килә” дигән программа үткәрделәр.
21 октябрь көнне Исергәп авылында якташыбыз Ваһит Юнысның 85 ел тулуына багышланган хәтер кичәсе оештырылды.
Баулы шәһәр прокуратурасы җинаять керемен легальләштерүгә каршы булу турында канунчылыкта сбозулыкны ачыклады.

Җиде зур, дәүләт белән бәйле булмаган пенсия фондларының бөлүе сәбәпле, күпчелек россиялеләр пенсиянең җыелу өлешен дәүләт карамагында булган пенсия фондына салырга ниятлиләр.

Искә төшерик, 24 октябрь көнне сәгать 9:00 Баулы шәһәре, Промышленная урамы, 14а йорты адресы буенча урнашкан  агросәнагать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак.

Көзен һич юктан да эч пош­кан чаклар күп була. Яңгыр пыскаклап торса да, ялтырап торган кояш кинәт юкка чыкса да, кәеф китә. Көзге кәефсезлек – нәрсә дигән сүз? Депрессиядән нәрсә белән аерыла ул? Белгечләр әйтүенчә, депрессия авыру булып тора. Көзен күңел төшенкелегенә бирелү исә – кәефнең тиешле күтәренкелектә булмавы гына.

25 октябрь көнне Томбарлы авыл җирлеге администрациясе авыл зираты территориясендә өмә оештыра. Чарада барлык теләүчеләр катнаша ала. Башлана сәгать 9:00.

21 октябрь көнне Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының фойесында балалар өчен “Сәламәт булуга бик шат” дигән программа оештырылды. Балалар чараның музыкаль уеннарында һәм эстафеталарында бик актив катнаштылар.


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
“Нефть газетасы” Баулы районында чүпне җыю һәм утильләштерү турында язды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International