Көзге моңсулык

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Галимнәр мондый кәеф­сезлекне  күпме ачык­ларга тырышса да, кеше­ләрнең көз көне үзләрен начаррак хис итә башлаулары сәбәбен фаразлаудан ары уза алмый әле.

 
Фаразлары исә болайрак.  Беренчесе – кеше табигать­нең бер өлеше булып тора. Көз җитүгә, табигать энергетикасы кими. Үсемлекләр, хайваннар дөньясында да күзәтелә бу. Кеше дә үзендә энергия кимүне тоя башлый. Фа­разның икенчесе энергетика белән түгел, ә хис-тойгылар белән, кешенең бу дөньядан ниндидер уңай нәрсәләр көтүе белән бәй­ле. Ул табигатьтәге моң­сулыкны күреп, фи­кер­ләрен тискәре якка үз­гәр­тергә мәҗбүр була. Шулай итеп, аның кәефе кырыла.

 
Күпләребез, көзге кәеф­сезлек иң элек иҗат кеше­ләрен, йомшак табигатьле кешеләрне үз итә, дип уйлый. Әмма табигать энергетикасындагы үзгә­реш­ләрне бик тиз сиземләүчеләр болар белән генә чикләнми.  Көзге моңсулык язучылар, рәссам­нар гына түгел, бәлки гап-гади эшчеләр күңелен дә  биләп алырга мөмкин.

Төшенкелек – авыру түгел

Шулай да кәефсез­лек­нең табигатькә генә түгел, бәлки, депрессиягә бәйле булуын ничек белергә соң? Кәеф төшү белән психик авыру арасындагы чик кайда? Психик авыруның бил­геләре нинди? Күңелегездә һаман ниндидер борчу булып, берни дә эшлисе кил­мәсә, мөнәсәбәтләр сөен­дер­мәсә, кайчандыр үзе­гезгә кызык тоелган әйбер­ләр кызыксызга әйләнсә һәм мондый халәт озакка сузылса, депрессия дигән сүз. Мондый очракта психотерапевтка мөрәҗә­гать итү­дән дә яхшысы юк. Ә инде көзге күңел төшен­келеге озакка бармый торган, организмга бернинди зыян салмау гына түгел, хәтта әле файдасы да булган халәт кенә, дип аңлата белгечләр.


Шуңа күрә  көзге моңсу­лыкны ничек җиңәргә, дигән сорау урынсызрак килеп чыга. Көз – табигый процесс. Аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Туктап калып, уйланырга, бу тынлыкта күңеле­гездә­геләрне аңларга тырышырга кирәк. Үз алдыгызга, хә­зер минем тормышым нинди, миңа нәрсәләр җитми һәм аларга ничек ирешергә, дигәнрәк сораулар кую әйбәт. Ягъни бу көзге тынлыктан үзеңә файда эзләргә өйрәнү ки­рәк.  Моннан тыш белгечләр, дөрес тукланырга,  саф һавада ашыкмыйча гына йөрергә, туйганчы йокларга тәкъдим итә. Төшен­келекне ялгызлыкта кичерү авыр. Шуңа күрә уй-фикер­лә­регезне, хис-той­гыларыгыз, ки­че­реш­ләре­гезне якыннарыгыз белән уртаклашыгыз.

 

Яхшы кәефнең биш сере


1. Сәламәтлек өчен иң файдалысы – төнге 12гә кадәрге йокы. Тәүлегенә кимендә җиде-сигез сәгать йокларга кирәк. Киеренке эшегез  моның кадәр ял итү мөмкинлеге бирмәсә, ял көннәрендә йокы туйдырыгыз.


2. Дөрес туклану. Составында D һәм Е витаминнары булган ризыклар (үсемлек мае, фундук, арахис кебек чикләвекләр, карабодай, йомырка, сөт ризыклары, диңгез продуктлары), омега-3 май кислотасы (балык) һәм фолий кислотасы (яшел тәмләткечләр, кәбестә, көнбагыш) кәефне яхшыртырга ярдәм итә.


3. Спорт. Физик күнегүләр вакытында организмда күп кенә гормоннар, шул исәптән шатлык гормоны – эндорфин барлыкка килә.


4. Шөгыль. Буш вакытыгызны уздырырдай һәм иң мөһиме, канәгатьлек хисе китерердәй шөгыль табыгыз.


5. Аралашу. Дус-ишләрегез белән ешрак очрашырга, туганнарыгыз белән күбрәк аралашырга, проблемаларыгыз белән уртаклашырга, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл кылырга ярдәм итегез.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 157, 21.10.2015/)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International