“Без эшләргә теләүчеләрне һәм эшлиячәкләрне генә алабыз”

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе
“Нефть газетасы” корреспонденты Елена Филатова сүзләре буенча Баулыда оешкан ҖЧҖ “Мехуборка Юго-Восток” эше белән бик канәгать. Шәһәрдә булган чисталыкка шак катып кайткан ул. Һәм чүп җыю оешмасы чүп контейнерларын яңага алыштырган, махсус заманча эшләнгән машиналар вакытында чүпне җыеп алып китү турында язган үз газетасында Елена. Мехуборка оешмасы җитәкчеләре Рөстәм Кавеев һәм Ирек Сәмигуллин белән әңгәмәдә “Без эшләргә теләүчеләрне һәм эшлиячәкләрне генә алабыз” дигән фикер әйтелде. Ә Әлмәт һәм Яр Чаллы кебек шәһәрләргә эшләргә чакырсалар, барыр идегезме дигән сорауга: “Барабыз!” дип җавап кайтардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International