Баулы үзәк китапханәсендәге “Энҗе бөртекләре” дигән китап күргәзмәсе Зөфәр Абдуллинның “Кара диңгез солдатлары” дигән китабы белән тулыланды. Әлеге күргәзмәдә Баулы ягыннан чыккан язучыларның китаплары урын алган.
22 февральда Баулы ГХАТ бүлегендә районның 23 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Кадерле якташлар!
16 февраль көнне, М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллиның 80 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән “Җилкәннәр җилдә сынала” дип исемләнгән хәтер кичәсе узды.
9- нчы февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсендә авыл яшьләре өчен 2018 елда Россиядә үткән Япония көннәренә багышлап мәгълумати сәгать үткәрелде.
Кышның суыкларына карамастан, 14 февраль иң якты һәм язча җылы көн. Чөнки елның иң романтик көне, мәхәббәткә, матурлыкка дан җырлаучы Изге Вәли бәйрәме килеп җитте. Февраль салкыннарында җылытырлык, бураннардан алҗыган күңелне эретерлек бәйрәм бит ул.
“Баулынефть” идарэсе баш геологы Владлен Подавалов “Ел инженеры-2017” Бетенроссия конкурсы нэтижэлэре буенча лауреат дип табылган.
Якташ язучы, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинга бүген, 9 февральдә, 80 яшь тулган булыр иде. Әдипнең туган көнендә баулылар аның һәйкәле янына митингка җыелдылар.
8 -нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсендә авыл Мәдәният йорты белән берлектә “Лукоморьега сәяхәт” дип исемләнгән әдәби лото уены үтте.
Мәктәпкә һәм мәдәният йортына капиталь ремонт кирәк, балалар бакчасында тәрәзәләрне алыштырасы бар, ә элемтә начар булу сәбәпле, ашыгыч ярдәм кирәк булганда фельдшерга шылтыратып булмый - әлеге һәм башка сораулар бүген Томбарлы авыл җирлегендә үткән халык җыенында күтәрелде.