Баулыда яңа китап тәкъдир ителде

2018 елның 24 феврале, шимбә

Баулы үзәк китапханәсендәге “Энҗе бөртекләре” дигән китап күргәзмәсе Зөфәр Абдуллинның “Кара диңгез солдатлары” дигән китабы белән тулыланды. Әлеге күргәзмәдә Баулы ягыннан чыккан язучыларның китаплары урын алган.

Журналист, Бөек Ватан сугышы ветераны Зөфәр Абдуллинның “Кара диңгез солдатлары” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсенә авторның  якыннары, хезмәттәшләре, аның иҗатын үз иткән якташлары килде. Зөфәр Абдуллинның әлеге китабы 2017 елда авторның кызы Фәридә Абдуллина тырышлыгы белән дөнья күрде.

Китап ике бүлектән тора. Беренче бүлегендә авторның 1975-1980нче елларда язылган “Кара диңгез солдатлары” дигән повесте урын алган. Унбиш новелладан торган бу повестьтә 1944 елның октябереннән башлап, 1945 елның августына кадәр булган вакыйгалар тасвирлана. Бу әдәби әсәрне Зөфәр Абдуллин Севастополь шәһәрендә хәрби хезмәт үткән вакытындагы тәэсирләренә, истәлекләренә таянып язылган. Повестьнең төп герое Газизнең протатибы автор үзе.

Повестьтә тулы бер буынның сагышлы да, авыр да язмышы, горурлыгы һәм өмет-хыяллары чагыла. Чордашларының каталулы язмышын гына түгел, күңел кичерешләрен дә аңлап-белеп сүрәтли автор.

Китапның “Севастополь дәфтәреннән” дигән бүлегендә авторның яшь чагында, хәрби хезмәт вакытында язылган шигырьләре һәм Севастопольгә, дәһшәтле сугыш елларына багышлап соңрак язылганнары да кергән.

– Әтиемнең китабын тәкъдир итү кичәсе бик матур, эчтәлекле итеп оештырылды. Бу эштә зур көч куйган китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтлемен, – диде авторның кызы Фәридә Абдуллина. – Бүгенге көндә аның иҗатын сәхнәдән ишетүем белән мин бик бәхетле. Бик дулкынландыргыч мизгелләр. Әтием белән бик горурланам мин. Ул гомере буе бик күп эшләде, яхшы белемле журналист, киңәшче булды. Кайда гына эшләмәсен, хезмәтен зур җаваплылык белән башкарды. Язмалары, шигырьләре бик күп, тик аларны туплап халыкка чыгармады. Мин аның армиядә язган шигырьләрен дә, аннан соңгыларын да таптым, җыйдым. Менә бүгенге көндә аның хезмәтләренең җимеше безнең кулларда.

Иҗат кичәсенә авторның Ютазы районында гомер итүче ерак туганы Эльвира Исхакова да килгән иде.

– Зөфәр абый кебек туганыбыз булуы белән горурланам мин, – дип сөйләде ул безгә. – Элегрәк әти-әниләр йөрешәләр иде. Аның вакытлы матбугат битләрендә чыккан язмаларын кадерләп сакладылар, без шуларны укып, белеп үстек. Хәтта кечкенә балалар да аңларлык итеп гади дә, шул ук вакытта тирән эчтәлекле язмалары, шигырьләре бер кешене дә битараф калдырмый.

Чара барышында Зөфәр Абдуллинның китабыннан өзекләр, шигырьләре укылды. Мәдәният йорты үзешчән артистлары һәм Ютазы районы Кәрәкәшле авылыннан килгән үзешчән артистлар чыгышлары чарага моң өстәде.

 

http://bavly-tat.ru/tt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International