Баулы ГХАТ бүлегендә Ватанны саклаучылар көне

2018 елның 23 феврале, җомга

22 февральда Баулы ГХАТ бүлегендә районның 23 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Илдус кызы Хөснуллина яшьләргә туган илнең патриотлары булуларын теләде. Яшь гражданнарны һәм аларның әти-әниләрен ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, миграциия бүлеге өлкән инспекторы И.М.Исмагилова котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International