ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Исергәп авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә 16 нчы март көнне урта яшьтәге китап укучылар өчен “Террорга юл куймабыз!” исеме астында мәгълумати сәгать үткәрделәр.


27
март, 2018 ел
сишәмбе

26 мартта Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар  игезәкләр  тууы теркәлде.


23
март, 2018 ел
җомга

Баулыда гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әминә Гарифуллинага йөз яшь тулды. Бер гасырлык гомер узган юбиляр белән аралашкач, аңа “әби” дип түгел, “апа” дип дәшү теләге туды. Аны өенә барып район башлыгы Рамил Гатиятуллин үзе тәбрик итте.
 


19
март, 2018 ел
дүшәмбе

16-нчы март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе беренче сыйныф укучылары өчен "Китап иленә сәяхәт" исемле чара оештырды.


17
март, 2018 ел
шимбә

15-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә "Китапханәдә кунакта" дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде. 


15
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының концертлар залында эстрада артистлары катнашында “Бергә булыйк, бердәм булыйк” дип исемләнгән зур концерт үтте. Илназ Баһ, Артур Шөгаепов, Чулпан Әхмәтҗанова, Фирдәвес Нуретдинова һәм районның үзешчән артистлары чыгышлары Баулы тамашачысына зур бүләк булды.
 

13-нче март көнне Салих авылы китапханәсендә “Хуҗабикәләр” клубының чираттагы утырышы булды.


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Кичә иртәнге сәгатьләрдән мәчеттә бәйрәм рухы хакимлек итте. Бинага керүчеләрне татар халкының борынгы көнкүреш кирәк-яраклары - кулдан чигелгән сөлгеләр, сәке япмалары, ашъяулыклар һәм башкалардан ясалган күргәзмә һәм хуҗабикәләрнең уңганлыгын чагылдырган, авыздан сулар китергән тәм-томнар куелган өстәлләр каршы алды.

Баулыда «Сэлам» кубогына республика мөхтәсибәтләре арасында волейбол ярышлары үтә. Анда Татарстанның тугыз районныннан килгән ун команда катнаша.

"Ромашка" һәм "Кояш" исеме астында 2 команда үзара ярыштылар, үзләренең зирәклекләрен төрле яктан сынадылар."Таныш булыйк, мин..", "Тәлникәдә нәрсә", "Музыйкаль каймак", "Әдәби викторина" кебек уеннарда катнашып, 2 балл аерма белән, " Ромашка" командасы җиңүче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International