"Китап иленә сәяхәт"

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

16-нчы март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе беренче сыйныф укучылары өчен "Китап иленә сәяхәт" исемле чара оештырды.

Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч сәяхәт үткәрде. Балаларны "Яңа китап-яңа дус" исемле күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды.Укучылар имзаларын куеп, китапханәдән беренче китапларын алдылар..Балаларга китапны яратырга, саклап тотарга киңәшләр бирде.

bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International