Баулыдаигезәкләртуды

2018 елның 27 марты, сишәмбе

26 мартта Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар  игезәкләр  тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга яшьЛенар һәм Динара Халяфутдиновлар гаиләсендә барлыкка килде.  Әти- әни улларынаДанияр һәм Данияз дигән исемнәр бирделәр.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле  гаиләне ихлас котлап туу турындагы таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннехановның котлау адресынтапшырды. “Бердәм Россия” партиясының Баулы районы бүлеге исеменнән  яшьгаиләгә буләк һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International