ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

2019 елда  республика  бюджетыннан   коммерциягә карамаган  бакчачылык  һәм  яшелчәчелек  ширкәтләрнең  эчке  инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауны финанслашуга 1:2 нисбәтендә 83,6 млн сум акча бүлеп  бирелде.  


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

Баулыда кышкы картинг буенча ачык ярышлар - Татарстанның көньяк-көнчыгышы кубогының 3нче этабы узачак.

Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

Республикада авыл  хуҗалыгы  продукциясен  электрон сәүдә  челтәрләре  аша  сату  буенча  актив  эш  алып  барыла.   Бу  хакта  11  гыйнварда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров  видеоконференция режимындагы  киңәшмә барышында  хәбәр  итте. 


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елдан ЕНДВ яки ПСН кулланучы эшмәкәрләргә кайбер маркировкаланган товарлар белән берәмләп сәүдә итү тыелачак.

Татарстан  Республикасында  авылда  кече хуҗалыкларны  үстерү  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров сөйләде.  

Бүген, 13 гыйнварда, "Яңа Гасыр" телеканалында "Яңалыклар" программасында мошенниклар гамәленнән зыян күргән күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлдерелгән законнардагы яңалыклар турында сюжет чыгачак. Сүз намуслы сатып алучылар югалткан торак өчен компенсациянең яңа кагыйдәләре турында барачак.

Начар метеорологик күренешләр: 13 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил, көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, иртән, көндез бозлавык, кар көртләре көтелә.

Бүген ТАССРның яшьтәше, Баулы районының иң өлкән мөгаллимәсе Кәбирә Шагали кызы Мәрдәнова үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International