Салым органнары барлык бизнес вәкилләренә ССЧ мәгълүматларының булу-булмавын тикшерергә киңәш итә.
РФ Хөкүмәтенең 409нчы карары нигезендә салым түләүдә отсрочка/кичектереп тору мөмкинлеге турында мәгълүмат
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коронавирус эпидемиясе шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча «Контроль сәгате» формтында киңәшмә үткәрде. Чираттагы видеоконференция режимындагы киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм республика АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
2019 ел нәтиҗәләре буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Росреестрның территориаль органнары арасында дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен үтәүнең нәтиҗәлелеге буенча гомумроссия рейтингында икенче урынны алды.
Заманча терлекчелек фермасының берсе дә заманча идарә итү программаларыннан башка нәтиҗәле эшли алмый. Эшлекле җитәкчеләр моны күптән аңладылар инде, чөнки фермада автоматлаштырылмаган исәпкә алу булмаса, барлык терлекчелек процессларын контрольдә тоту, анализлау һәм аларга идарә итү мөмкин булмас иде.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, якындагы сәгатьтә, көн дәвамында һәм 2020 елның 25 апрелендә кичен Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 25-27 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
26 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан, көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
25-26 апрельдә метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Бүген хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен медальләр иясе Попов Вадимир Степанович 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында орлыкчылык тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды.