Татарстан Росреестры дәүләт җир күзәтчелеге буенча лидерлар рәтендә

2020 елның 25 апреле, шимбә

2019 ел нәтиҗәләре буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Росреестрның территориаль органнары арасында дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен үтәүнең нәтиҗәлелеге буенча гомумроссия рейтингында икенче урынны алды.

Росреестр тарафыннан хокук бозуларның ачыклануын, аларның бетерелүен, штрафларны түләттерүне һәм тикшерүләр үткәрү сыйфатын характерлаучы тугыз күрсәткеч анализланды. Баллар җыелмасы буенча, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күрсәткече РФ субъектлары арасында икенче урынга туры килә.

Хәзерге вакытта Татарстанда 49 дәүләт җир инспекторы үз эшчәнлеген алып бара. 2019 елда алар тарафыннан 12,3 меңнән артык җир кишәрлеге тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International