РФ Хөкүмәтенең 409нчы карары нигезендә салым түләүдә, ренда түләвендә отсрочка/кичектереп тору мөмкинлеге турында мәгълүмат
Әлеге кагыйдәләр, яңа короновирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, хәл начараю шартларында аеруча зыян күргән өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләргә генә кагыла, аларның исемлеге Хөкүмәт карары белән раслана.
1. Авиапассажирлар ташу, аэропорт эшчәнлеге, автопассажирлар ташу
2. Мәдәният, күңел ачу һәм ял оештыру
3. Физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеге һәм спорт
4. Туризм өлкәсендә хезмәт күрсәтүче туристик агентлыклар һәм башка оешмалар эшчәнлеге
5. Кунакханә бизнесы
6. Җәмәгать туклануы
7. Өстәмә белем бирү оешмалары, дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге 8. Конференцияләр һәм күргәзмәләр оештыру эшчәнлеге
9. Халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү эшчәнлеге (ремонт, юу, химчистка, чәчтарашханә һәм матурлык салоннары хезмәтләре)
10. Сәламәтлек саклау: стоматология
11. Азык-төлек булмаган товарларны ваклап сату
Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан тиешле өлкәдә эшчәнлек алып бару юридик затларның бердәм дәүләт реестрында яки шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестрында булган төп эшчәнлек төре коды (ОКВЭД) буенча билгеләнә.