ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хокукый мәгълүмат порталында 2020 елның 13 июлендәге «Күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез мөлкәт объектларын өлешле төзүдә катнашу һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»гы 202-ФЗ номерлы Федераль закон басылып чыкты.

16 июль кичендә, 17 июльдә төнлә һәм иртән урыны белән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 номеры районара салым хезмәте 2020 елның 6 июленнән Бөгелмә шәһәре баш инспекциясенең операция залында салым түләүчеләрне кабул итү һәм хезмәт күрсәтү бердәм график буенча башкарыла, дип хәбәр итә.

2020 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы кадастр исәбенә алу һәм күчемсез мөлкәткә хокукларны теркәү турында 4300 гариза кабул итте.


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

16 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (урыны белән 23 метрга кадәр).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә,  авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр элек алынган ташламалы кыска сроклы кредитны бер елга озайта алачак, аның срогы 2020 елда чыга.

16 июльдә 14.10 сәгатьтә «Бим-радио Казан»да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эксперты катнашында туры эфир булачак. Программаның темасы - күршеләр белән җир бәхәсләрен хәл итү.

Татарстанда 15 июльдән эшкуарлар өчен яңа ташламалар гамәлгә керәчәк. Аерым алганда, ачык һавада аттракционнар эшли башлый; җәмәгать туклануы объектлары ачыла - өстәлләр арасында 1,5 метрдан да ким булмаган ара булса (бер өстәл артында 4 кешедән дә артмаска тиеш, бина иң күбе 50% ка тутырылырга мөмкин).

Иртәгәдән, 16 июльдән, Баулы шәһәренең ачык бассейнында су коенырга рөхсәт ителә. Әмма билгеле бер таләпләрне үтәп.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International