2020 елның беренче яртысында Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы кадастр исәбенә алу һәм күчемсез мөлкәткә хокукларны теркәү турында 4300 гариза кабул итте.
Экстрерриториальлек принцибы документларны теләсә кайсы төбәктә рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә.
Статистика буенча, татарстанлылар ешрак Ульян, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, шулай ук Санкт-Петербург һәм Марий Эл республикасында урнашкан күчемсез милек объектларына карата гариза биргән.
Хезмәт күрсәтү срогы экстрориториальлек принцибына бәйсез рәвештә бердәм булып тора: биш эш көне – кадастр исәбенә алу өчен, җиде көн -милек хокукын теркәү өчен, ун эш көне - дәүләт кадастр исәбен алу һәм гаризаны бер үк вакытта тапшырганда хокукларны дәүләт теркәвенә алу өчен. Гариза бирүче әзер документларны мөрәҗәгать итү урыны буенча алырга мөмкин.
Башка регионнардагы милеккә хокукларны татарстанлылар түбәндәге адреслар буенча урнашкан Кадастр Палатасы офисларында терки алалар:
- Казан шәһәре, Кулагин ур., 1;
- Әлмәт шәһәре, Герцен ур., 86;
- Түбән Кама шәһәре, Мәктәп бульвары, 2а.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасыннан читтә урнашкан күчемсез милек объектларына карата кадастр исәбенә һәм хокукларны теркәүгә документлар кабул итү алдан язылу буенча гына алып барыла. (843) 514-90-77 (доб.: 2888).