16 июльдә 14.10 сәгатьтә «Бим-радио Казан»да Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эксперты катнашында туры эфир булачак. Программаның темасы - күршеләр белән җир бәхәсләрен хәл итү.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Аркадий Белкин күрше территорияне "басып" алганда нишләргә, җир законнарын бозучылардан ничек сакларга кирәклеген аңлатачак.
Тыңлаучылар үз сорауларын + 7 927 242 10 28 номеры буенча WhatsApp-Каналда бирә ала. Радио 102,8 FM ешлыгында хәбәр итә. Онлайн режимында радиоэфирны Бим-радио рәсми кушымтасы аша да, дөньяның теләсә кайсы почмагында да тыңларга мөмкин.