Бүген Баулыда Физкультурачы көненә багышланган массакүләм спорт бәйрәме узды. Чараны «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үтәү кысаларында оештырдылар.
9 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
8 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле төньяк җил көтелә.
Татарстан Росреестры хокук ияләрен элек исәпкә алынган җир кишәрлекләренең чикләрен ачыкларга һәм, кирәк була калса, аларга хокукларны теркәргә чакыра.
8 августта төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның 11 августында 14.00 сәгатьтә Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары халкын видеоконференцэлемтә режимында шәхси кабул итү узачак.
Агымдагы елның җиде аенда Татарстанда күчемсез милек объектларына 168 314 арест/тыю теркәлде. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең кулга алуларны дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Лилия Фәхретдинова аңлатканча, кулга алу яки тыю турындагы язма идарәгә суд приставлары хезмәтеннән, суд һәм салым органнарыннан килгән документлар нигезендә күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертелә.
Баулы районында бар куәткә күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясала. Быел республика программасына ун йорт керде.
Начар метеорологик күренешләр: төнлә, көндез һәм кич белән 7 августта Татарстан Республикасы территориясендә урыны яшенле яңгыр, 23 м/с җил көтелә.
Татарстанда урып-җыю эшләре бар куәткә бара. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе аеруча актуаль. Бүгенге көндә бөртекле культуралар чәчелгән кырларда янгын чыгу иң җитди һәм куркыныч проблема булып санала, чөнки салам һәм бөртеклеләр күбәсе - җиңел кабынып китә торган масса.