Баулыда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясала

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Баулы районында бар куәткә күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясала. Быел республика программасына ун йорт керде.

Шәһәрдә сигез йорт һәм ике йорт - авыл җирлегендә (Новозареченск бистәсендә һәм Поповка авылында берәр). Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев әйтүенчә, ун йортка капиталь ремонт ясау өчен 38 миллион сум акча бүленгән. Бу йортларда түбә, су белән тәэмин итү системалары, электр белән тәэмин итү, канализация алыштырылачак, фасад җылытылачак. Мөмкинлеккә карап, хезмәт күрсәтү оешмалары подъездларга агымдагы ремонтны ясаячак, ишекләрен һәм тәрәзәләрне алыштырачак. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауда «Жилсервис», «АДС», «Комфорт» һәм «Мелиорация» ПМК» предприятиеләре эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International