Бүген Баулыда Физкультурачы көненә багышланган массакүләм спорт бәйрәме узды. Чараны «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үтәү кысаларында оештырдылар.
Чараны ачу тантанасында баулыларны муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде, спорт чараларын уздыруның сәламәт яшәү рәвешенә илтүче юл булуын билгеләп үтте.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше спортчыларга рәхмәт хатлары һәм мактау билгеләре тапшыру белән дәвам итте.
Шулай ук котлауларга Покровско-Урыстамак мәктәбенең физик культура укытучысы Игорь Тараканов кушылды. Моннан тыш, "Иволга" стадионында бүген футбол буенча ярышлар узды.