ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла. Агросәнәгать комплексының иң яхшы эшләүче 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган, Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы турында язылган “Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары” дигән китапны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан чыгарып алырга мөмкин.

Көндез һаваның максималь температурасы +1...+ 4˚.

23 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә томан; юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал. Көндез көчле җил - секундына 16 метрга кадәр җитә.

Дәүләт думасы кабул иткән закон буенча, ата-аналар 2021 елның 1 мартына кадәр, балалар туу сәбәпле айлык түләүләргә гариза бирү өчен, социаль яклау һәм Пенсия фонды органнарына йөрмәскә мөмкин.

Үзәк китапханәдә “Укучының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләү булды.

Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 22 октябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул сөт терлекчелегендә нәтиҗәле технологияләргә багышлана.

«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы филиалының Баулы бүлеге яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга консультация бирәчәк.

Ярминкә шимбә көнне узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International