Баулыда "Укучының мәдәни көндәлеге" бәйгесе җиңүчеләрен билгеләделәр

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәдә “Укучының мәдәни көндәлеге” республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләү булды.

“Иң яхшы мәдәни көндәлек” номинациясендә 5нче мәктәптән Коновалова Анастасия , 2нче мәктәптән Гыйләҗев Марат, 7нче мәктәптән Әсәдуллин Тимур, 1нче мәктәптән Хаертдинова Алиса җиңүче булдылар.

Проектның иң актив катнашучысы дип Кузнецов Никита танылды.

«Иң мәдәни ата-ана» номинациясендә җиңүче булып Әсәдуллина Регина табылды. 
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарын һәм бүләкләрен Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының “Үзәкләштерелгән китапханә системасы” муниципаль бюджет учреждениесе директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Фәхриева тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International