Дума 2021 елның 1 мартына кадәр гаризалар бирмичә балаларга түләүләр турында закон кабул итте

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Дәүләт думасы кабул иткән закон буенча, ата-аналар 2021 елның 1 мартына кадәр, балалар туу сәбәпле айлык түләүләргә гариза бирү өчен, социаль яклау һәм Пенсия фонды органнарына йөрмәскә мөмкин.

Документ нигезендә, гаиләнең җан башына уртача керем күләме ике яшәү минимумыннан артмаган очракта бирелә торган айлык түләүләр киләсе елның 1 мартына кадәр автомат рәвештә озайтыла. Мондый нигезләмәләр 2020 елның 1 апреленнән 1 октябренә кадәр гамәлдә булган инде.

2 октябрьдән алып түләү алучыларга яңадан гариза бирергә, шулай ук вәкаләтле региональ органнарга һәм Пенсия фондына яшәү (тору) урынын алыштыру турында, шулай ук мондый түләүләр туктатылырга мөмкин булган хәлләр турында хәбәр итәргә туры килде.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, закон проекты "гражданнарны социаль тәэмин итү дәрәҗәсен арттыруны, шулай ук аларның сәламәтлеген яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле шартларда саклауны күздә тота".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International