ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2021 ел
җомга

«Татнефть» дүрт юнәлеш буенча ярдәм итү өчен грантлар бирүгә конкурслар үткәрә: «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Территорияләрне үстерү» һәм «Мәдәният».


16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

20 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе «Социаль предприятие булу, ярдәм чаралары, бизнес-модель һәм социаль предприятиеләрнең проект эшчәнлеге» темасына семинарлар оештыра.

Баулы районында киләсе сайлауларга 38 сайлау участогы җиһазландырылган һәм тулысынча әзер: шәһәрдә 16 участок һәм районда - 22.


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Баулы районы Исергәп авылында истәлекле вакыйга булды. Капиталь ремонттан соң авылның Тау чишмәсен ачу тантанасы узды. 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 27 микрорайондагы күпер реконструкциягә ябылган.  Һәм шәһәр үзәгенә Суворов урамы буйлап узарга кирәк. Күпер янындагы юлдан җәяү йөрү куркынычсыз түгел. Баулылар моны исәпкә аламы?

Кырымсарай авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы «Административ биналарга капиталь ремонт» республика программасы буенча ремонтланды.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү оештырды. Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 46 гаилә катнашты. Безнең районнан президент белән очрашуга Татар Кандызы авылыннан Раушания һәм Илшат Хәлиуллиннар чакырулы иде.

 

2021 елның 16 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International