Капиталь ремонттан соң Кырымсарай авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын ачтылар

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Кырымсарай авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы «Административ биналарга капиталь ремонт» республика программасы буенча ремонтланды.

Бинаны төзекләндерүгә республика бюджетыннан ике миллион сумнан артык акча бүленгән. Шулай ук 765 мең сум муниципаль бюджеттан бирелгән.

Яз башында бинаны капиталь ремонтлауга керешкәннәр. Төзүчеләр алдына аны төзекләндерү генә түгел, бинаның беренчел архитектур йөзен саклау бурычы да куелган иде.

Биредә түбәне алыштырганнар, стеналарны штукатурлаганнар һәм буяганнар, асылмалы түшәмнәр ясаганнар, инженерлык коммуникацияләрен, яктырту, җылылык системасын тулысынча алыштырганнар. Шулай ук яңа тәрәзәләр, ишекләр куйганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International