«Татнефть» дүрт юнәлеш буенча ярдәм итү өчен грантлар бирүгә конкурслар үткәрә: «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Территорияләрне үстерү» һәм «Мәдәният».
Конкурсның календарь елга исәпләнгән гомуми бюджеты 1,5 млрд. сумга якын тәшкил итә.
Иҗтимагый советта Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин яңа Укучы йорты - «Балалар иҗат үзәге» төзүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Укучысы йорты 1956 елда төзелгән һәм анда 8 уку кабинеты бар. Аның базасында 6 юнәлеш буенча өстәмә гомуми белем бирү программалары гамәлгә ашырыла (сәнгать, техник, физкультура-спорт, социаль-педагогик, туристлык-туган якны өйрәнү, хәрби-патриотик), аларда 865 бала шөгыльләнә. Бүгенге көндә техник иҗатның «Робототехника» кебек яңа заманча берләшмәләрен ачуга ихтыяҗ бар, 3-D модельләштерү, авто-модельләштерү, театр һәм сәнгать студиясе өчен биналарны киңәйтергә кирәк.
"Татнефть" гендиректоры Н. Маганов бинаның тарихи йөзен саклап калырга кирәклеген әйтте, аңа янкорма ясарга тәкъдим итте: «Бинаны җимерергә кирәкми. Бу бит безнең тарих", - диде ул.