Язын кырыктан артык баулылар армия сафларына алыначаклар

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Дөресрәге, җәй уртасына кадәр сузылачак, яисә 15 июльгәчә. Иртәгәдән үз эшен чакыру кампаниясе башлыячак.

Һәрби комиссары Илшат Хәлитов хәбәр иткәнчә, Баулы районыннан  ашыгыч хезмәткә 43 баулылы чакырылды. Алар арасында һәрби белгечлеген алган һәм югары белем йортларын тәмамлаучылар да бар.  Соңгылары, әйтеп китәргә кирәк, үзләре сайлый ала – бер ел армия сафларында булу яисә 2 ел – контракт буенча хезмәт итү.

“Хезмәткә дан” газетасы сайтыннан алынган мәгълүматка караганда, элекеге чакыру кампаниясе барышында 54 егет армиягә чакырылды. Бүгенге көндә районыбызның 96 егете армия сафларында хезмәт итә.

Айгөл Әхмәдова тәрҗемәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International