23 апрель көнне Кзыл-Яр авыл китапханәсендә Зыянгирова Зөлфия “Укыдык, укыйбыз һәм укыячакбыз” буккроссингы үткәрде.
25 апрель көнне “Язгы мәрхәмәтлек атналыгы” Бөтенроссия акциясе кысаларында, шәһәрнең аскы өлешендә “Без киләчәк өчен!” иреклеләр хәрәкәтенең активистлары шимбә өмәсе үткәрделәр. Балалар чүп-чар, былтыргы үләнне һәм ботакларны җыйдылар.
Баулы картлар һәм инвалидлар өортында тыл хезмәтчеләре өчен чәһ эчү тәкәллефе оештырылды. Чарага Крым-Сарайда яшәүче тыл хезмәтчеләре дә чакырылды.
“Бердәм Россия” Рәисе Д.Медведевның Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү тантанасы узды.
24 апрель көнне “Язгы мәрхәмәтлек атналыгы” Бөтенроссия акциясе кысаларында, шәһәрнең үзәк өлешендә “Без киләчәк өчен!” иреклеләр хәрәкәтенең активистлары “Яхшылык кыл” акциясен үткәрделәр.
Соңгы уку чиреге – һәрбер укучы өчен җаваплы чор. Алда – имтиханнар. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен шулай ук мөхим карарга килү вакыты – киләчәк профессияне сайлау.
Баулы аграр колледжы оештырган ачык ишекләр көненә 1нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары килде.
Җиңү бәйрәменә әзерләнү кысаларында, үсеп килүче бунга патриотик тәрбия бирү максатында һәм “Язгы мәрхәмәтлек атналыгы” республика акциясекысаларында 1нче санлы мәктәп укытучысы Салават Миннегәлиевич шәһәрнең аскы өлешендә һәйкәл янында хәтер саклау чарасын үткәргән.