Кичәне ТРның Дәүләт Советы Рәисе Римма Ратникова ачып җибәрде. Ул: “Без сезнең алдыгызда чыгыш ясар өчен чакырмадык. Төп максатыбыз – тиң булмаган якташларыбыз белән аралашу.”, - дип башлады үз сүзен.
Кичәгә Казан ветераннары гына түгел, башка районнардан да килделәр. Мәсәлән, Василий Матвеев мәркәзебезгә Баулы районыннан килде. Татьяна Воропаеваның юл арытмадымы дигән соравына, ветеран шаярып: “Өч көн алдан чакырган булсагыз, мин Казанга җәяү барып җитәр идем”, - дип җавап кайтарды.
Чара азагында барлык сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчеләренә өчәр пакет азык-төлек җыелмасын өләштеләр.